Әдәби кичә «Мәнге яши, яшьни яшь Тукай»

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

 26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә “Мәнге яши, яшьни яшь Тукай” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.  Китапханәче  Саттарова Лилия Раисовна шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты белән кыскача таныштырып китте. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучыларның шигырьләре яңгырады, укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International