“Тукай безнең күңелләрдә”

2018 елның 27 апреле, җомга

    Шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе - Г.Тукай. Дөньяда бу исемне белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр... Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырдан гасырга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да,  көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

     26 апрель көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Кукмара районының “Милосердие” реабилитация үзәгендә “Тукай безнең күңелләрдә”дип исемләнгән зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм җыр – биюләр, шигырьләр, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройлары үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.  

   Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап ясаган рәсемнәре күрсәтелеп куелды. Шагыйрьнең китаплар күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм искиткеч матур, моңлы, җанлы булды. Бәйрәм ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

   Үз балаларының чыгышларын әти-әниләр сөенеп, зур алкышлар белән каршы алдылар. Алардан күпме рәхмәт сүзләре ишетелде! Киләчәктә дә, балалар Г.Тукайның иҗатын яратырлар, хөрмәт итеп искә алырлар дигән теләктә калабыз.

                                  Каримова Альбина Хидиал кызы

                                  II – коррекцион группа тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International