“Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре”.
Урамда карлар эреп, агачларда бөреләр уянган мәлдә, Манзарас авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр арасында Габдулла Тукай туган көненә багышлап оештырылган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә Манзарас авыл җирлегенә кергән 5 балалар бакчасыннан 30 шигырь сөюче бала катнашты. Алар барысыда бәйгегә нык әзерлек белән килгәннәр. Манзарас икенче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиахметов Сәид башкаруында шагыйрьнең “Су анасы” әкияте берәүне дә битараф калдырмагандыр. Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Измайлова Р.И., балалар белән эшләү бүлеге методисты Ибниева К.К., библиограф Рахимова Ф.Н. бәйгегә нәтиҗә ясап, Манзарас икенче номерлы балалар бакчасыннан Галиәхмәтов Сәидне абсолют җиңүче итеп билгеләде. Шулай ук балалар үз яшьләре арасында1,2,3 урыннарны бүлештеләр, кызыксындыру дипломына һәм бүләккә ия булдылар. Әлеге чара матур җырларга үрелеп барды. Балаларыбызда кече яшьтән туган телебезгә-бөек Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм бәйгене оештыручы Манзарас авылы китапханәсе мөдире Сабирова Фирая Рифкат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, без аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында китапханәләребездә бай материаллар тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.