Июль аенда Туембаш авылыннан Шәмсиямал Галимуллина, Лельвиждан Анастасия Никитина, Кукмарадан Сәлимә Каюмова, Әсән-Елгадан Рәхип Дәүләтшин, Иске Кенәдән Мария Шагеева, Шепшеңәрдән Габделкаюм Газизов, Зур Сәрдектән Рәйсә Зариповалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.