Пычак авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балаларның ялын күңелле итеп үткәрү максатыннан «С книгой на природу» дип исемләнгән экологик пикник үткәрде.Чарада китапханәче балаларны Б. Җитковның, М.Пришвинның, К.Паустовскийның, В.Бианкиның, Н.Сладковскийның табигать темасына иҗат иткән әсәрләре белән таныштырды. Балалар өчен төрле мавыктыргыч «Какие листья и плоды и на каком дереве они растут?», «Угадай загадку», уен-конкурслар оештырды.