2018нче елның 27 июлендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен дәвалау физкультурасы инструкторы Ольга Михайлова «Кызыклы старт» чарасы оештырды.
Чара комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең спорт мәйданчыгында тернәкләнүчеләр белән спорт төрендәге уеннар уйнатылды.
Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар чарада бик теләп катнаштылар. Иң активларга истәлекле бүләкләр бирелде, ә җиңүчегә шәһәребезнең чәчәк кибетеннән сертификат тапшырылды.
Чарада катнашучылар үзләре өчен бик күп уңай тәэсирләр алдылар.