Лубян урман-техник көллияте базасында өч көн дәвамында Республика мәктәп урманчылыкларының II слеты үткәрелде. Анда Татарстанның утыз урманчылыгыннан килгән 200дән артык вәкил катнашты.
Гомумкоманда зачетында Саба мәктәп урманчылыгыннан килгән “Нургали оныклары” командасы җиңү яулады, Лубянның “Экос” командасы икенче урынга лаек булды, өченче-дүртенче урыннарны Арча белән Мамадыш командалары бүлеште.
Җиңүчеләргә урманчы һөнәрен өйрәнүдә кирәк булырдай кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.