“Комерцияле булмаган оешмаларга нәтиҗәле ярдәм”

2018 елның 3 августы, җомга

Без, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Тылсым”, дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, ярдәм күрсәткәндә заманча һәм уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.

Инвалидлар оешмасы белән, мөселман һәм христиан вәкилләре белән, территориаль җирле узидәрә белән аеруча нәтиҗәле эшлибез.

Сонгы 4 ел дәверендә комерцияле булмаган оешмалар белән 15 проект эшләнелде. Алар арасында Россия, Республика күләмендә үткәрелгән проектлар бар. 8 проект белән җиңү яуладык:

1.”Сәламәтлек юлына сәяхәт” - республика күләмендәге конкурс, субсидияләр алу хокукына ирештерде.

2. “Тулы тормыш белән яшәү”- министрлар кабинеты тарафыннан оештырылган конкурс.

3. “Туган илем” проекты.

4.”Сәламәтлек юлына сәяхәт һәм олы яшьтәге волонтерлар белән эшләү” проекты.

Шушы 4 проект инвалидлар оешмасы белэн берлектә инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максаты белән ясалды.

“Яңа ел каруселе”, “Сөенеч”, “Социаль бакча”- шушы 3 проект территориаль җирле үзидәрә белән берлектә отылды һәм ел дәверендә өлкәннәр һәм балалар белән чаралар үткәрү өчен карала.

Һәм соңгы проект- христиан вәкилләре белән эшләнгән “Якшәмбе мәктәбе” исемле пенсионерлар кабинеты тарафыннан үткәрелгән проект.

Проектлар язу- ул бик четерекле хезмәт, чөнки профессиональ команда җыярга кирәк, дөрес итеп планлаштырырга , бюджетын исәпләргә һәм проектны отканнан соң да дөрес хисаб бирергә кирәк. Эш авыр булса да, нәтиҗәсен күрү зур сөенеч китерә. Шуна курә проект язуда без бик теләп һәм еш катнашырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International