Мәмәшир авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Без террорга каршы!” дип исемләнгән стенд янында әңгәмә үткәрде. Китапханәче биредәге балаларны террорчылыкның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, төрле очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатып үтте.