Районның “Форпост” үзәге командасы җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар, студенлар һәм эшче берләшмәләрнең ХVIII республика спартакиадасында катнашты. Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда бишенче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Фәнис Хәбибуллин атуда – беренче, АКМ-74 автоматын сүтеп җыюда өченче урынны яулады.