Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләрне фойеда бик матур күргәзмә каршы алды. Анда уңган хуҗабикәләрнең бакчаларында үстергән яшелчәләре, аллы-гөлле чәчәкләре, кышка әзерләгән кайнатма, консервалары урын алган иде. Чара җыр-биюләр, кызыклы уенннар, төрле конкурслар белән үрелеп барды. Анда өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты, теләгән һәркем тәмле чәй, коймаклар белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International