“Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә район җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның 1 октябренә булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның “Алга” бүлекчәсендә мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук машина-техника паркында булдылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"