Бүген район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара уздырылды. Район башлыгы Сергей Димитриев укытучыларны бәйрәм белән котлады, республика август конференциясенә хәзерләнүгә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук үзенең Мактау грамоталарын тапшырды.
- Районыбызда белем бирү Республика күләмендә югары дәрәҗәдә тора, - диде ул. - 2018 ел – Халык мәгарифе елы, дип игълан ителгән иде. Ул район тарихына кереп калачак, чөнки Кукмара җирлегендә масштаблы чара – мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясе үтте. Хөрмәтле остазлар! Эшчәнлегегез, киңәшмәне үткәрүдә булышканыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез тагын да матурланды. Бездә кунак булганнарның барысы да югары бәя бирде. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә.