Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә

2018 елның 5 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларның иҗади эшләреннән «Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра» дип аталган күргәзмә оештырылды. Социаль хезмәт алучыларның күбесе кул эшләре белән шөгыльләнә. Күргәзмәдә  Музафарова Нәсимә, Файзрахманова Гөлсирә, Ермолаева Александра Маркелова Людмилаларның кул эшләре урын алды.

Өлкәннәрнең әйтүе буенча бәйләү күңелне тынычландыра һәм проблемаларны оныттырып тора, гипертония булганда сәламәтлекне яхшырта. Кул эшләре белән  шөгыльләнәнү өлкән кешеләрне тернәкләндерү алымнарының берсе булып тора.

Бәйләү йөрәк-кан тамырлары авыруларын, аш кайнату бозылуларын, теш һәм баш авыртуларын, бөер ялкынсынуын, нерв системасы авыруларын дәвалый, умыртка баганасы җәрәхәтләнгәндә,  депрессиядән тиз арада чыгарга ярдәм итә һәм авыр тетрәнүләрне кичерергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International