Түбән Арбашта “Өлкәннәргә – җылы мөнәсәбәт” дигән очрашу уздырылды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Түбән Арбаш клубында “Өлкәннәргә – җылы мөнәсәбәт” дигән очрашу үткәрелде. Бу күңелле чара җирлек башлыгы Альбина Әгъләмованың котлавы белән башланып китте. Соңыннан мул чәй табыны артында Каймә апа Зыятдинова тарафыннан тормышта һәрдаим кирәкле булган хәдисләр әйтелде, киңәшләр бирелде. Китапханәчебез Флера Тарһанованың бик эчтәлекле “Күрше хакы”, “Капка” поэмаларын укып үтте. Әбиләребез дә җыр-моңга битараф түгеллекләрен күрсәттеләр. Әнисә апабыз, моңлы итеп, борынгы көйләрне сузды, ә башкалар рәхәтләнеп биеделәр. Өлкәннәр үзләренең яшь вакытларын искә төшерделәр, бүгенге мул-рәхәт тормышка сөенеп, шокер итеп, бәйрәмнән җылы хисләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International