Кукмаралылар “Урман атнасы-2018” акциясенә кушылдылар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

“Урман атнасы-2018” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында иске хәрби комиссариат янындагы мәйданга юкә үсентеләре утыртылды. 2500 төп юкә һәм спиреи үсентеләре Чувашиядән кайтартылды. Шушы көннәрдә каен үсентеләре дә кайтарту күздә тотыла.Акциядә район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә башкарма комитет җитәкчелеге дә актив катанашты. Агач утырту урыны очраклы гына сайланмаган, билгеле, чөнки биредә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылып, ул шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелде.

Шулай ук кичә Ворошилов урамына да спиреи үсентеләре утыртылган иде. Акция атна ахырына хәтле дәвам итәчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International