Клоуннар – Зур Сәрдек балалар бакчасында кунакта

2018 елның 12 октябре, җомга

Зур Сәрдек авылы балалар бакчасына Наян һәм Шаян исемле шамакайлар (клоуннар) балаларга күп сюрпризлар салынган серле сандык белән кунакка килде. Тик аларга юлда, Убырлы очрап, сандыкның ачкычын урлаган булып чыкты. Нәниләр аптырашып торган арада Убырлы үзе дә килеп керде. Явыз, юньсезне балалар тәрбияләп карарга уйлады: Наян һәм Шаян ярдәмендә балалар Убырлыга табышмакларның җавапларын табарга булыштылар, матур һәм дөрес итеп тылсымлы сүзләр кулланып сөйләшергә өйрәттеләр, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Убырлы әйбәтләнеп, гел яхшылык кына эшләргә вәгъдә биреп, Наян, Шаянга, балаларга рәхмәт әйтеп кайтып китте. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар. Әкият геройлары булып киенгән мәдәният хезмәткәрләрен тагын килергә чакырып озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International