Түбән Комар авылы китапханәчесе Лермонтов айлыгы кысаларында мәктәп укучылары белән “Мин Лермонтовны укыйм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада укучылар язучының «Белеет парус одинокий», «Смерть поэта», «Дума» кебек лирик шигырьләрен зур осталык белән башкардылар.