Вахит авылы мәдәният йортында 25 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Якты йолдыз булып яна балалар күңелендә” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова киләчәк. Чарада шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар, китапханәчеләр, һәм якыннары катнашачак. Шигърият яратучы малайлар һәм кызлар! Сезнең барыгызны да кызыклы очрашуда көтеп калабыз!