2018 елның 8 октябрендә “Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктэбендә”, “Ата-аналар университеты” технологиясе кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Гарәфетдинова Эльмира һэм Мифтахова Гөлия“Компьютерга бәйлелекнең- уңай һәм тискәре яклары” дигән темага лекция сөйләделәр.
Чараның максаты: балаларга компьютерныөй шартларында уку-укыту эшлэре вакытында кирәкле мәгълүмат алу өчен куллануны аңлату.Балалар белән компьютерга бәйлелеккә китергән сәбәпләрне барлау.Чарада 12 яшүсмер катнашты.
Бала компьютерда утырып вакытын гына сарыф итми,шул ук вакытта иптәшләре белән аралашудан да мәхрүм кала,спорт белән шөгыльләнә алмый,үзенең сәламәтлеген бетерә,саф һавада йөрүне оныта.
Кайгыртучан әти-әнигә бу очракта нишләргә соң: “тимер иптәш” белән аралашуны “тыяргамы” әллә “рөхсәт итергәме”?
Бөтен чиргә дә дәва булмаган кебек,бу сорауга да төгәл җавап табып булмый.Шуңа күрә компьютер белән шөгыльләнүнең “уңай” һәм “тискәре” якларын аңларга омтылырга кирәк.