2018 елның унбишенче октябрендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Ата-аналарга тәрбия серләрен төшендерү” пограммасы кысаларыда ата-аналар нәтиҗәлеге тренингы уткэрелде, тренинг ата-аналарга ярдәм күрсәтү нисбәтеннән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә максатларны билгеләү булды.
Тренингның мәсьәләләре итеп ата-аналарга план кору, уз вакытларын һәм көчләрен сарыф иту буенча, балигъ булмаган балаларга карата бер-берсен аңлау һәм ышанычлы мөнәсәбәтлэр булдыру юлларын өйрәтү булды. Киләчәктә ата-аналар үзләренең балаларына күбрәк вакыт калдырсыннар, аралашу түгәрәген, дусларын контрольдэ тотсыннар һәм балаларнын төрле түгәрәкләргә, секцияларга йөрүләрен таләп итсеннәр иде.