Римма Ратникова Кукмара укучыларына парламент дәресе үткәрде

2018 елның 20 октябре, шимбә

Кичэ күппрофильле лицейда районыбызның 10-11 сыйныф укучылар өчен гадәти булмаган парламент дәресе үткәрелде. Аны күп еллар элек әлеге мәктәпне тәмамлаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова уздырды. Быелгы дәреснең темасы – “Парламент, җәмгыять һәм мин”.

Римма Ратникова парламент дәресенең республиканың Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында 11нче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте.

- Дәреснең төп максаты – укучыларга киләчәктә кирәкле белемнәр бирү. Мәктәпне тәмамлап, зур һәм мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз, һәрберегезгә үз юлыгызны табарга кирәк булачак, - диде ул.

Римма Атласовна укучыларга парламентның җәмгыятьтәге роле һәм мәгънәсе турында сөйләде, үзенең уңыш серен чиште һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International