Балалар китапханәсендә “Росинка” экологик клубка йөрүче укучылар - «Әдәби зоопарк: балалар китабында хайваннар турында» дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде. Клубның җитәкчесе Хафизова Гөлфия табигать, хайваннар турында язучы рус язучыларының китаплары белән таныштырды. К. Паустовский, Б. Житков, М. Пришвин, В. Бианки, Г. Скребицкий кебек авторларның әсәрләре балаларны тирә-юньне, табигатьне сакларга, игътибарлы булырга өйрәтә.
Уен барышында укучыларга кызыклы сораулар бирелде, конкурслар үткәрелде.