Баллы-Кенә авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Мои любимые животные» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.Чарада укучылар төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып, хайваннар турында шигырьләр сөйләп, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Ахырдан китапханәче балаларга хайваннар турындагы кызыклы китаплар тәкьдим итте.