Мәмәшир авылы мәдәният йортында “Авылым гүзәлләре” бәйрәм булды. Чарага “Җәүһәр” ветераннар клубы активистлары да кунакка чакырылган иде. Кызлар иҗади осталыкларын, аш-суга уңганлыкларын күрсәттеләр, үзләрен тапкырлыкта-зирәкллектә сынап карадылар. Милли гореф-гадәт, йолаларны белү һәм саклап калу максатыннан оештырылган чарада өлкән буын вәкилләре әле дәвамчылар бар икәненә инанып, сөенеп карадылар. Соңыннан ике буын очрашуы мул чәй табыны артында дәвам итте.