27 октябрь көнне авыл хезмәткәрләре көне  уңаеннан Березняк авылында “ Хөрмәте зур бездә хезмәтнең” дип аталган портрет кичә үткәрелде.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне авыл хезмәткәрләре көне  уңаеннан Березняк авылында “ Хөрмәте зур бездә хезмәтнең” дип аталган портрет кичә үткәрелде. Бәйрәмгә алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре чакырылды. Аларны “Әсәнбаш” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе җитәкчесе Р.Ш. Ногманов һәм Березняк авылы җирлеге башлыгы Р.Ф.Шариповлар   котладылар, алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр,ирешелгән уңышлар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре бәйрәмне җыр-биюләр белән бизәделәр. Соңыннан авыл хезмәткәрләре тәмле чәй белән сыйландылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Авыл хезмәткәрләре кичәдән күңелләренә ял алып, яңа уңышларга рухланып таралыштылар. Бәйрәмдә 12 бала һәм 68 өлкән кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International