Ел башында балалар өчен удмурд телендә чыгып килүче “Кизили” җурналында “ Туган тел” дип исемләнгән конкурс игьлан ителгән иде. Шуны истә тотып Иске-Юмья авылы китапханәчесе укытучы Зайцева Зоя Николаева белән берлектә укучыларны әлеге конкурста катнашырга чакырды. Катнашучы балалар арасыннан биш укучы җиңүче исеменә лаек булып, грамоталар белән буләкләнделәр.