Купка авылы китапханәчесе “Ромашка”балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә кунакка чакырды. Балалар төрле яңа китаплар белән танышып, әкиятләр укыды. Соңыннан “Китаплар иленә сәяхәт”дигән китап күргәзмәсе белән танышып “Үзеңне тап”дигән уен уйнадылар.