“Көзге палитраның күптөслелеге” бөтенроссия фестиваль-конкурсында кукмаралылар җиңү яулады

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Казанда “Көзге палитраның күптөслелеге” бөтенроссия фестиваль-конкурсы булды. “Нәфис сүз” номинациясендә Кукмара сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары да актив катнашты. Алексадр Власов, Әнвәр Хасанов (җитәкчеләре Регина Вәккасова), Эрика Ющик, Ислам Хәбибуллиннар җитәкчеләре (җитәкчеләре Дания Хәбибуллина) – I, Лилия Герасимова, Алинә Хаҗиәхмәтова, Нелли Багмановалардан торган трио (җитәкчеләре Регина Вәккасова) һәм Булат Корбангалиев үзе иҗат иткән әсәр белән (җитәкчесе Дания Хәбибуллина) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International