Кукмара шахматчылары Әлмәттә чемпион калдылар

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Әлмәттә XV “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында шахмат буенча республика чемпионаты булды. Анда 21 район командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы Кубокка ия булды һәм шуның белән Авыл уеннары – Россия ярышына путевка отты. Җиңүгә Александр Васильев (Кукмара), Владислав Абдулов (Княгор), Илгиз Хаҗиев (Кукмара), Гөлшат Гәрәевалар (Бакчасарай) зур өлеш кертте. Шәхси защетта Александр Васильев – алтын, Илгиз Хаҗиев бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International