1 ноябрьдә балалар китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Әйтегез миңа яхшы сүз” дип исемләнгән яхшылык дәресе узды. Китапханәче Закирова Фирдания презентация ярдәмендә балаларны “әдәплелек” һәм “игелеклелек” дигән төшенчәләр белән таныштырды, әйләнә-тирәдәгеләргә карата игелекле булырга тиешлекне аңлатты. Нинди сүзләргә “тылсымлы сүзләр” дибез? Матур сүзләр ишеткәч ни өчен күңелгә җылы була? Әдәпле булу сере нидә? Әлеге сорауларга балалар җавап эзләде.
Шулай ук яхшылык турында притча, клип күрсәтелде, әдәплелек турында язылган китапларга күзәтү ясалды, мультфильм күрсәтелде.