II Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды .

2018 елның 2 ноябре, җомга

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында 2018 елның 1 ноябрендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды . Конференциядә катнашу өчен урта гомуми белем бирү оешмаларының, урта һөнәри белем бирү оешмаларының 8-11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Конкурс төрле юнәлешләр буенча 10 номинацияне үз эченә алды. Конференция - конкурста катнашу укучылар чыгышы, секцион утырышларда тикшеренү һәм проект эшләре нәтиҗәләрен күрсәтү рәвешендә барды. 
"Дизайн һәм сынлы сәнгать" номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучысы Вәлиуллина Адилә катнашты, ул 3 дәрәҗә Дипломга лаек булды (җит. Низамова Ләйлә Нурмөхәммәт Кызы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International