Адай авылы клубында “Кабак” бәйрәме уздырылды. Чарада авыл үзешчәннәре катнашты, Күкшелдән “Агымсу” гармунчылар һәм “Туган як моңнары” дип исемләнгән җырчы кызлар төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Тамашачылар авыл халкы үстергән кабактан пешерелгән тәмле ботка белән сыйланды. Кичә бар кешенең күңеленә хуш килде.