3-4 ноябрьдә «Зилант» спорт комплексында Кукмарада туып-үскән СССР спорт мастеры Шамил Кәрим улы Җәләлетдинов истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Ачылу тантанасында турнирны оештыручы Рафаэль Зөфәр улы Вәлиуллин-Шамил Кәрим улының бертуганы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Турнирда 6 ир-ат командасы катнашты: Арча, Балтач, Йошкар-Ола, Кукмара-1, Кукмара-2, Кукмара-3. Ярышлар кичкә кадәр барды һәм киеренке көрәштән соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде: Йошкар-Ола командасы җиңүче булды , 2 һәм 3 урыннарны Кукмара-1 һәм Арча командалары бүлеште. Турнирда җиңүче Команда кубок , грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, призерлар - грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.