Манзарас авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Алтын көз” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар көз турында шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.