Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Алга карап эшлиләр
2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Иске Кенә авылында яшәүче Юрий Федотов-Яканаев исә сарыкчылык тармагына өстенлек биргән. Вахта ысулы белән Себер якларында хезмәт куючы кешенең шушы эшкә алынуы бераз гаҗәбрәк тә кебек. "Дружба" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучыларга ул үзе бу адымын түбәндәгечә аңлатты:
-Күптән фермер булырга хыялланган идем, әмма эшне нәрсәдән башлыйсын белмәдем. Быел Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гайнетдиновтан гаилә фермалары төзү буенча федераль һәм республика программалары булуы турында белдем һәм хыялымны тормышка ашырырга керештем. Бизнес-план төзеп, аны яклап, федераль программа кысаларында дәүләттән 1,5 миллион сум ярдәм алдым. "Россельхозбанк" абзар төзү өчен кредит бирде. Җирне рәсмиләштердем. Шушы эшләрдә булышлык күрсәтүләре өчен авыл җирлеге һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Ферма 80 сарык асрауга исәпләнгән. Уңайлы итеп абзар, утар төзеп куйган. Балтач районының Тимирязов исемендәге хуҗалыгыннан 35 сарык, ике тәкә алып кайткан. Сарыклар барысы да буаз, гыйнвар аенда бәрәннәр көтелә. Димәк, мал саны тагын да ишәячәк дигән сүз. Терлек асрау - җиңел хезмәт түгел. Шушы авырлыктан курыкмыйча, зур эшкә тотынган Юрий Александровичка зур уңышлар телик.
"Дружба" агрофирмасының Поч.Кучук комплексындагы шартлар да күп хуҗалыкларны көнләштерерлек. Реконструкция ясалганнан соң заманча төс алган мал тораклары, иркен утарлары, бетон түшәлгән юллары булган комплекс белән элеккеге тирескә, пычракка баткан ферма арасында җир белән күк аермасы. Ике елга җитәрлек итеп азык хәзерләгәннәр. Узган ел белән чагыштырганда ит, сөт җитештерү арткан. Көтү яңарту өчен таналар белән эшләүгә игътибарны арттырганнар. Бер утарга 150 буаз тана чыгарылган. Икенче утардагы 60 тана быел ук бозауларга тиеш икән. Алларына печән, бер килограмм исәбеннән катнаш азык, пешкән солы салынган. Биредә технологияне үтәү өчен бөтен шартлар бар, бары тик эшне тиешенчә оештырырга гына кирәк.
Машина-трактор паркында исә элеккеге ремонт, техник хезмәт күрсәтү цехларыннан файдаланалар. Иске булса да, барысы да төзек, әйбәтләп җыештырылган. Җылыту өчен һәр цехка мичләр ясалган, ягу өчен утын, иске-москы хәстәрләнгән. Кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга куйганнар. Хәзерге вакытта тырмаларны төзекләндерү бара.
-Шушы тәртип киләчәктә дә дәвам итсен иде. Бүгенгене иртәгә калдырмыйча, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча эшләгәндә, тырышканда нәтиҗәләр дә уңай булыр. Әле күрсәткечләрне арттыру өчен күп эшләргә кирәк, - дип бәяләп үтте дружбалыларның бүгенгесен район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Агрофирма белән яшь җитәкче - Виталий Андреев идарә итә. Җәйге-көзге кыр эшләре чорында җитәкчелек хезмәтендә беренче чирканчык алды дисәк тә була. Хәзер исә игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә вакыт җитте.
Г.ФАХРУТДИНОВА,Ф.ЗАЙНУЛЛИН (фото)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Каримәбызда — бронза!
Кәрима Шайдуллина Татарстан Беренчелегендә йөзү буенча 100 метрга баттерфляй дистанциясендә өченче урынны яулады. Бу Кукмара районының яшь спортчысы өчен беренче җитди уңыш.
Безнең тренер — Россиянең иң яхшылары арасында!
11 апрельдә Казанда самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Альберт Шангараев мактаулы 2-нче урынны яулады. Бу барлык тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк.
Безнең шахматчылар — Татарстанның иң көчлеләре арасында!
10-12 апрель көннәрендә Яр Чаллыда республиканың команда чемпионаты узды. Кукмара районының хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады, ир-атлар командасы — көмеш. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз