23 октябрь көнне, Починок-Кучук авыл җирлегендә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең семинар - киңәшмәсе булып узды. Җыелышта район мәдәният йорты директоры, мәдәният хезмәткәрләре һәм Починок Кучук авыл җирлеге башлыгының докладлары тыңланды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. "Татар егете-2019 " конкурсы финалын уздыру
2. "Татар кызы-2019" конкурсын уздыру
3. Театр елына багышланган фестиваль нәтиҗәләре турында.
Шулай ук киңәшмә барышында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан район мәдәният йортына профсоюз рәисе сайланды.