24 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Манзарас авылы С.Ә. Әхтәмов исемендэге, урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучылары өчен " Туган ягым синең белән горурланам" дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Ул мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген алып бару кагыйдәләре, конкурс шартлары турында җентекләп сөйләде һәм балаларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханә чараларына барырга һәм китапларны активрак укырга чакырды. Презентация ярдәмендә балалар Безнең төбәк буйлап мәдәни сәяхәт кылдылар, Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштылар, музейлар һәм театрлар, китапханәләр һәм китаплар, бөек балалар язучылары һәм Татарстанны таныткан мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.