Й.Хәнәфиевның "Сөеник бәхетле көннәргә" китабына презинтация

2019 елның 25 октябре, җомга

Китапханәбездә якташ язучыларның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү кичәләрен үткәрү матур бер традицияга кереп бара. Йосыф Хәнәфиевның

 “Сөеник бәхетле көннәргә” исемле китабын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итү кичәсе дә югары дәрәҗәдә үтте. Алып баручы китапханәче  Саттарова Лилия Раис кызы килгән кунакларга язучы турында презинтация күрсәтте, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә язучы үзе китап бастыру тарихы, үзенең иҗаты турында тулы һәм кызыклы итеп сөйләде, матур итеп үзенең иҗат җимешләрен дә укыды.  Шулай  ук Йосыф Хәнәфиевның шигырьләре укучылар тарафыннан  да сөйләнде. Автор укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы, матур җаваплар бирде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Йосыф Хәнәфиевның иҗатташ дуслары һәм аның белән бергә эшләгән кешеләр язучыга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International