Бүген, 29 октябрьдә, "НАЗ "социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты иҗат коллективы тернәкләнү курслары узучы өлкәннәр өчен хәйрия концерты куйды.
Концерт вакытында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау булды, алар өчен аларның яраткан җырлары башкарылды. Үзәктә ял итүче барлык кешеләрне дә идарә җитәкчесе Нуриев Рамил Барый улы котлады.