Интеллектуаль уен"Акыллар көрәше".

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 29 октябрь көнне «Форпост»үзәге» белгечләре мәктәп Форпост отрядлары арасында «Акыллар көрәше» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Анда 7-11 сыйныф укучылары командалары катнашты.

Чара 4 этапта узды. Беренче этапта катнашучылар рәсемнәрдә яшерелгән шәһәрләрнең исемен табырга тиешләр иде. Икенче турда командаларга рәсем буенча җавап табарга кирәк иде. Алга таба, өченче этапта командалар композицияләр тыңларга һәм аларга җаваплар бирергә йөкләмә бирелде. Соңгы 4 этапта да балаларга реп яки шигърият авторларын чамаларга кирәк иде. Турнир вакытында командалар тиешле баллар җыйды һәм җиңүчеләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International