“Калфаклы сандугач-2019”

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Скрипка классы буенча Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ, 2019 елның 25 октябрендә Казан шәһәрендә "татар халкының яраткан композиторына-113 яшь" девизы астында узган Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач-2019"X төбәкара ачык Татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы фестиваль - конкурсында 1 урынны яулады.  Быел фестивальдә 187 конкурсант катнашты. Алар арасында Казан, Балтач, Кукмара, Аксубай, Саба, Бөгелмә һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан,Чувашия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Түбән Новгородтан килгән катнашучылар бар. Конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм аның максаты-балаларны татар композиторы Сара Садыйкованың иҗади мирасына җәлеп итү, шулай ук татар музыкасы традицияләрен үзләштерү.

Илназ һәм укытучы Гомәрова Э. Г. җиңүләре белән котлыйбыз!

 

Фотода: Әхмәтов Марат Гакыйф улы-Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең скрипка кафедрасы профессоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International