2019 елның 31 октябрендә гаилә-көнкүреш көчләүләрен, көнкүреш җирлегендә имин булмаган хәлләрне һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча "хатын-кыз игътибары" телефон линиясе ачылачак. Гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр, ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәве турында хәбәр итәргә мөмкин.
"кайнар линия" телефоны: (843)236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр
Гражданнарга ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсе әгъзалары, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре консультацияләр бирәчәк.