Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә октябрь ае өчен «Исәнме, алтын көз!» дигән чара узды.
Балаларга кунакка «Көз», «Уңыш», «Яңгыр» әкият персонажлары килде. Балалар белән бергә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дөрес тараттылар, аларның тәмен белделәр, тукымадан ясалган борчак җыеп алдылар. Төрле төстәге яфракларны аерым агачларга беркетү өчен дә җитезлек кирәк иде.
Көз бәйрәменә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр, Б.Заходерның «Про всех на свете» әкиятен сәхнәләштерделәр һәм күрсәттеләр.
«Көзге могҗизалар» күргәзмәсендә әти-әниләр балаларның «Гаилә аппликациясе», «Кинусайга», «Квиллинг», «Йон акварель», «Гильоширование» техникаларында эшләнгән эшләнмәләрен карап хозурлана алдылар.
Бу бәйрәмдә тернәкләнү узучы балалар ай дәвамында алган барлык осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Ул күңелле генә түгел, кызыклы да килеп чыкты.
Музыкаль руководитель Баймиев Ленар Зиннур улы