Экскурсия-танышу «Китапханә-синең дусларыңның йорты»

2019 елның 1 ноябре, җомга

1 ноябрь көзге каникул көннәрендә Манзарас авылы С.Ә. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 1 сыйныф укучылары, балалар китапханәсендә булды. Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова «Китапханә - синең дусларың йорты» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларны китапханәдә уз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар белән ничек мөрәҗәгать итәргә, киштәләрдә нинди китаплар торуы, аларның ничек куелуы турында сөйләде. Шулай ук балалар «Яраткан геройлар» викторинасында катнаштылар, «Әкиятләр – безнең дуслар», «Тылсымлы сандык» конкурсларында катнаштылар, әкият геройларын, тылсымлы сүзләр һәм предметларны искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International