Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре «Наз»социаль ярдәм үзәгендә булдылар.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 1 ноябрендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре чираттагы тапкыр «Наз»социаль ярдәм үзәгендә булдылар. Очрашу барышында ял итүчеләр район архивының оешуы, аның бурычлары, архивларның җәмгыять һәм һәр кеше тормышында әһәмияте, шулай ук муниципаль архив тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм аларны алу тәртибе турында белделәр. Архивчылар архив бүлеге фондларында сакланучы архив документларының электрон образларын һәм Кукмара районында 1937-38 елларда төшерелгән беренче видеофильмнарны күрсәттеләр.

Уңай эмоцияләр алгач, ял итүчеләр районның тарихи истәлеген саклау буенча архивның җаваплы, җентекле эше турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International