1 ноябрь көнне Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучылары Юзмеева З.А. һәм Семенова С. В. Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбенең 1 б сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" Республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында "Көз-музыкада" дип исемләнгән лекция-концерт оештырдылар. Шулай ук мәктәп буенча экскурсия үткәрелде, анда балалар төрле музыка уен кораллары белән таныштылар.