Төрле яшь төркемнәре арасында иҗат үсешен стимуллаштыру, яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә «Казан Лучезарная»Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты конкурс-фестивале булып узды. Конкурс 7 номинация буенча үткәрелде. "Нәфис сүз" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Хәсәнов Әнвәр 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды (җит. Ваккасова Р.И.). Җиңүчене котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!