4 ноябрь көнне Лубян мәдәният йортында «Атлант " Ү/К хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бию флешмобы үткәрделәр. Флешмобта клубта тәрбияләнүчеләр, Лубян мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Флешмоб башында катнашучылар алдында котлау сүзләре белән авыл җирлеге Башлыгы В.П. Костин чыгыш ясады.