“Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз!”

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы-Россия Федерациясенең дәүләт субъекты.  Россиянең күп кенә бәйрәмнәре безнең республикада да билгеләп үтелә, Татарстан өчен бик мөһим даталарның берсе  6 ноябрь - Республика Конституциясе көне.

Шушы бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Биш яшүсмергә төп документны Кукмара район Башлыгы урынбасары Каримуллина Рәвия Абдулла  кызы тапшырды.

Мөһим вакыйга белән яшүсмерләрне Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы,  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы котлады,котлау сүзләре белән район ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович чыгыш ясады. Шатлыкны бүлешергә яшүсмерләрнең әти-әниләре дә килгән иде. Балалар РФ гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International